Безнең яраткан Пушкин (6+)

6 июнь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Россиядә Пушкин көненә багышланган «Укымышлы мәчедә кунакта» дигән интерактив программа үткәрде. 
Китапханә кунаклары – җәйге лагерьга йөрүчеләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм язмышы, булачак язучының нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, тәрбиячесе, Мәскәү һәм Петербург шәһәрләрендә үткән балачак еллары, шигъриятенең һәр рус кешесе өчен әһәмияте турында китапханәченең сөйләгәннәрен бик теләп тыңлады. 

Пушкин
WhatsApp Image 2022-06-06 at 17.49.00
WhatsApp Image 2022-06-06 at 16.13.52 (3)

Шуннн соң балалар А.С. Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт кылды. Кызыклы һәм гыйбрәтле бу әсәрләр озак еллар безгә киңәшче дә, дус та булып кала. Аның әкият геройлары безгә яхшылыктан явызлыкны, дөреслектән ялганны аерырга ярдәм итә, гадел һәм кыю булырга өйрәтә. Балалар «Син Пушкин әкиятләрен беләсеңме?» викторинасында ярышты, иллюстрацияләр буенча әкиятләрне таныды, уеннарда актив катнашты һәм Пушкин әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Чара укучыларның үзләренә бөек шагыйрьнең яраткан юлларын укырга һәм даһи Пушкин хәтеренә хөрмәт күрсәтергә, бөек язучы, назлы лирик, тылсымлы әкиятче А.С.Пушкин осталыгы белән тагын бер кат илһамланырга мөмкинлек бирде.  

«Күп еллар узса да, без бәһасез, мәңге безнеке булган хәзинә – Пушкинны саклап кала алдык». «Пушкинны укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе буенча әдәби экскурс андагы басмалар белән таныштырды. Бу көнне китапханәгә килүчеләргә бөек рус классигы шигырьләре язылган китап кыстыргычлары тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: